Яңа кеше өчен!

Мәхмүт Хөсәен

Чаллы каласының М. Вахитов исемендәге 2-нче гимназиясенә багышлыйм

 

Әй Мулланур!                 Синдәй каһарманнар

Туа торды татар халкында.

Сатылмады  алар алтынга.

Андыйларның күчте исемнәре

Калаларга мәйдан-кырларга...

Безнең көннәргәчә җитте алар

Әверелеп һәйкәл-җырларга.

Ватаныңда сине, әй, Мулланур,

Рух кыйбласы иткән Чаллы бар.


 

Ә Чаллыда исемеңне йөрткән

Милли мәктәпнең үз даны бар,

Юлыкты ул төрле түрәләргә,

Буалмады аны торгынлык...

Ә бүген ул – милли гимназия.

Бу – барыбыз өчен горурлык!

Дистә еллар буе илебезгә

Бүләк итте ул күп белгечләр.

Белгечләрнең дә бит ниндиләре:

Эше белән чорга тиң көчләр!


Олылыйм мин туган  телебезне

Өйрәтүдә булган игелеген

Анна Солтанова ишенең.

Төнге йокыларын бүлгәләп,

Үз җаннарын меңгә телгәләп,

Сабый аңга кояш иңдерделәр,

Яшь зиһенгә нурлар сеңдерделәр

Саф акыллы остаз  кешеләр –

Төшми күктән андый энҗеләр!..

Күбәйсеннәр алар, артсыннар,

Заман йөген  бергә тартсыннар.


Туган тел һәм милли аңыбыз,

Халык өчен корбан  җаныбыз

Булсын безгә рухи аллабыз.

Безнең сафта син дә, әй, Мулланур, –

Җырга әверелгән агабыз.

Җил-җил итә иңдә  җилкәнчегең,

Ә башыңда синең –

Йолдызлы һәм айлы папаха,

Безнең көрәш – Яңа кеше өчен,

Чын хакыйкать өчен атака!



Гимназия тарихы

1906 елда- мәдрәсә каршындагы мәктәп буларак ачыла.

1919 елда- башлангыч белем бирүче совет мәктәбе  итеп үзгәртелә.

1920 еллларда- гимназиягә күренекле татар шәхесе Мулланур Вахитов исеме бирелә.

1937 елда – җидееллык, 1940 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә.

1990 елда- уку йортына мәктәп-гимназия,

1999 елда- гимназия статусы бирелә.


Мулланур Вахитов исемендәге мәктәпнең тарихы

/Зәки Алиев хатирәләреннән/

 

Мәктәп ике катлы иде. Ул ике зур бүлмәдән тора. Өченче кечерәк булмәдә укытучылар яши.

Мәктәпкә барлыгы 70-80 бала йөри. Башлангыч сыйныфлардан тыш 5-6 нчы сыйныфлар да бар иде, ләкин аларда балалар саны 5-6 дан артмый иде. 1, 2, 3 нче сыйныфларны Алиева Мөсатдика укытты. 4, 5, 6 нчы сыйныфларда рус телен мин – Зәки Алиев укыттым.

1920-22 нче елларда 2нче санлы мәктәптә Валитова Мәгъфүрә, Рәхмәтуллин Котдус, Бикбулатов Гомәрләр дә укыттылар, ләкин озак эшләмәделәр. Шуңа күрә алар турында хәтеремдә күп нәрсә калмаган. Икенчедән, ул вакытта мин халык мәгарифе бүлегендә һәм “Ачлар”/ “Ачыгучылар”/ комитетында да эш белән мәшгуль идем. Бу бик авыр ачлык еллары иде. Дәүләтнең иң мөһим бурычларыннан берсе халыкны ач үлем тырнагыннан коткарып калу иде. Шул сәбәпле укытуда өзеклекләр дә булгалады.

1017-19 нчы елларда башлангыч татар мәктәбе әле элекеге тәртипләрдән тулысынча азат түгел иде, ә 1920 нче елда ул тулысынча совет мәктәбенә әверелде. Шушы елдан мәктәптә рус теле укыту да кертелде. Совет мәктәбе төзү эше бик авыр елларда бик авыр шартларда барды.

  

Мәктәп директорлары исемлеге

 1918-19  БИКТАШЕВ ӘХМӘТЗИЯ

1919-20  ЗӘЕТОВ НӘҖИП

1920-22  АЛИЕВ ЗӘКИ

1922-23  КАҺАРМАНОВА МӘНЗҮМӘ

1923-25  АБТУКАЕВА ШӘМСИЯ

1925-27  ИСЛАМОВ ИСЛАМ

1927-1927  ДӘҮЛӘТШИНӘ МӘГЪФҮРӘ

1927-29  АРСЛАНОВА ЗИФА

1929-31  ИСЛАМОВ ИСЛАМ

1931-33  ЗӘБИРОВА ХӘДИЧӘ

1933-41  ӘМИНЕВ СӘЛИМ