Без укучыларыбыз белән горурланабыз!

Швецов В.А. Татарстан республикасы вице-премьеры.

Кабардина Н. – велосипед спорты буенча 4 тапкыр бөтендөнья      чемпионы.

Шакирҗанов Г.Г. – «Челны – Холод» ААҖ генераль директоры, ТРның азык индустриясенең атказанган хезмәткәре.

Казанцева В. А. – Татарстан Республикасаның халык артисты.

Ганеева К. М. – Чаллы шәһәре санэпедемстанция баш табибы, «Почёт билгесе» орден кавалеры.

Садыйков Ә. Ф. – Шәһәр хәрби комиссарияты җитәкчесе.

Дмитриев В. Д. – Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган каһарман, «Кызыл йолдыз» ордены кавалеры.

Нуруллин И. – Язучы, тәнкыйтьче, галим.

Гатауллин Р. М.  «Балашово» механика заводы директоры, техник фәннәр кандидаты.


Укучыларның тәрбиялелек дәрәҗәсе

Белем бирү йорты 2006 елда “Хокук тәртибен бозуларны кисәтү юнәлешендә эшләүче иң яхшы мәктәп” исеменә лаек булды. Гимназия профилактика отряды 2008-нче елда шәһәр бәйгесендә җиңеп чыкты һәм республикага тәкъдим ителде. Нәтиҗәдә гимназия укучылары арасында 2 дистәгә якын ел хокук тәртибен бозучылар юк. Бу - тәрбия үсешенең югары дәрәҗәсе. Укучыларның тәрбиялек дәрәҗәсе уңай якка үзгәрү – тәрбия системасында максатчан эшләү хезмәттәшлек нәтиҗәсе.

профессияләр дөньясы
профессияләр дөньясы

Яшь Чаллылы кодексы

 

Синең шәһәрең – ул туган урының гына түгел, яшәү рәвешең, гуманлылык принципларына нигезләнеп төзелгән һәм “Яшь Чаллылы кодексы” нигезнамәсендә беркетелгән яшәү стилең.

 

  1. Тырышып укырга, эшләргә - үзеңне Ватаныңа лаеклы хезмәт итәргә әзерләргә. Россия Федерациясенең, Татарстан республикасының, Яр Чаллы шәһәренең гербын, флагын, гимнын белергә һәм хөрмәт итәргә. 
  2. Һәрвакыт мәктәбеңнең данын якларга, аның намусы  һәм дәрәҗәсе турында кайгыртырга. 
  3. Үзеңнең белемеңне туктаусыз күтәрергә. 
  4. Укучылар һәм студентларның үзидарәсе эшендә актив катнашырга һәм карарларны үтәргә. 
  5. Төрле дәрәҗәдәге бәйге һәм ярышларда шәһәрнең, җәмәгать оешмаларының һәм мәктәпнең  намусын, дәрәҗәсен  якларга.
  6. Һәрвакыт үзеңне лаеклы тотарга, абруеңны сакларга, башкаларны хөрмәт итәргә. 
  7. Өлкәннәрне ихтирам итәргә, башкаларның караш һәм фикерләрен хөрмәтләргә. 
  8. Әти-әниләрне хөрмәт итәргә, алар турында һәрвакыт кайгыртырга. 
  9. Әйләнә тирәдәге бар тереклеккә, табигатькә карата шәфкатьле булырга. 
  10. Үзеңнең һәм иптәшләреңнең тормыш иминлеген кайгыртырга. 
  11. Үз халкыңның тарихын, мәдәниятен, үзенчәлекләрен һәм традицияләрен сакларга, башка халыкларның мәдәниятен һәм традицияләрен хөрмәт итәргә. 

Кайда гына булсаң да, һәрвакыт исеңдә тот:

Синең Ватаның – Яр Чаллы шәһәре!