Рәхим итегез!

Безнең гимназия - һәркемнең уңышы уртак уңышка әйләнә торган; гаилә һәм гимназия  хезмәттәшлеге аша милли культура шартларында   үз мөмкинлекләрен тормышка ашырырга һәм үзүсешкә омтылучы иҗади, сәламәт шәхес  тәрбияләүгә булышлык итүче белем йорты.

Мәктәп 1906 елда мәдрәсә-мәктәп буларак ачыла. 1919 елда - башлангыч белем бирүче совет мәктәбе, 1937 елда – җидееллык, 1940 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә. 1990 елда уку йорты мәктәп-гимназия статусы ала. 1998 елда гимназия итеп үзгәртелә.